Белгеч балага эссе какканда беренче ярдәм чараларын аңлатты
Балага эссе какса, беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Бу хакта Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ә...
Балага эссе какса, беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Бу хакта Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
«Балага кояш кагуның беренче билгеләре — баланың тәне кызара, температурасы күтәрелә, хәле китә, сару кайнау, көйсезләнү, еш сулыш алу, көзән җыеру, аңын җую да булырга мөмкин», — диде.
Роза Алимова сүзләренчә, балада шушы билгеләр булса, киемен салдырырга, яткырырга, я дымлы салфетка, я юеш чүпрәк белән сөртергә, һәр 5-10 минут саен су эчерергә кирәк. Аңын югалтса, ашыгыч ярдәм чакырту зарур.
Республика балалар клиник хастаханәсе участок педиатры Мария Петрова исә, кечкенә балаларга кояшта кызыну кирәкми, дип саный. Бары тик 10-12 яшьтән генә иртән-кич кызынырга рөхсәт. «Сәгать 12дән 4кә кадәр, эссе илләрдә 11дән 5кә кадәр кояш астында кызынудан тыелып торырга кирәк. 20 минут кояшта булсаң, аннары суга керергә кирәк», — диде белгеч.
Мария Петрова өч яшькә кадәр балаларга эсседә 15-20 минуттан артыграк торырга ярамаганлыгын әйтте.
Комментарийлар