Логотип «Мәйдан» журналы

Белем бәйрәме белән, дуслар!

Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара, киләчәккә юл яра.Уку елы яңа у...

Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара, киләчәккә юл яра.
Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын!?
Укытучыма
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.


Мостай КӘРИМ



Фото: Миләүшә Альмеева

Комментарийлар