Логотип «Мәйдан» журналы

Бәйгедә катнашып, смартфон отыгыз!

IT-чемпион смартфон иясе булачак! Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының укучылар өчен оештырылган бәйгесенең кызган вакыты. Әти-әниләрегезне хезмәтләрне электрон рәвештә башкарырга өйрәтегез, алар бе...

IT-чемпион смартфон иясе булачак!
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының укучылар өчен оештырылган бәйгесенең кызган вакыты. Әти-әниләрегезне хезмәтләрне электрон рәвештә башкарырга өйрәтегез, алар белән бергәләп баллар җыегыз һәм 270 смартфонның берсе сезнеке булырга мөмкин!
Бәйгенең беренче этабы 30 ноябрьдә тәмамлана. Аның нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында өчәр җиңүче билгеләнә һәм смартфонга ия була.
Сезнең edu.tatar.ru дагы логиныгызны күпме күбрәк өлкән кулланучы үзенең ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына кушса, шулхәтле күбрәк балл җыю мөмкинлегегез булачак!
Ничек катнашырга: https://uslugi.tatarstan.ru/user/it-champion

Комментарийлар