Логотип «Мәйдан» журналы

Бәбкә үләне

Халык аны төрлечә атый: бәбкә үләне, йорт үләне, күк үлән, каз үләне, кырлач һәм башкалар. Урыслар инде аңа аеруча күп исем биргән: горец птичий, спорыш, топтун-трава, гусятница, птичья гречиха, трава...

Халык аны төрлечә атый: бәбкә үләне, йорт үләне, күк үлән, каз үләне, кырлач һәм башкалар.
polygonum-aviculare-l-003s
Урыслар инде аңа аеруча күп исем биргән: горец птичий, спорыш, топтун-трава, гусятница, птичья гречиха, трава-мурава һәм башкалар.
Бәбкә үләнендә организмга шифалы булган матдәләр: иләү матдәләре, эфир мае, С, Е, К витаминнары, каротин, кумариннар, кремний кислотасы кушылмалары, сумала һәм лайлалар тупланган. Алардан тыш калий, кальций, магний, тимер (бу элементлардан башка организм яши алмый), марганец, бакыр, цинк, кобальт, хром, алюминий, барий, никель, бор, йод, бром кебек микроэлементлар да бар.
Иртә яз җитеп, бәбкә үләне баш төртүгә, аның яшел йомшак яфракларын ашыйлар, ашын да пешерәләр. Салат та ясарга мөмкин. Ә төнәтмәсен аналык юлында җәрәхәт булганда кан туктатуда кулланалар. Хатын-кызларның җенес юллары ялкынсынганда, күкәйлек юлларына салкын тигәндә, аналыкта шеш булганда да файдасы бар.
Ашказаны, бавыр, бөер, үт һәм сидек куыгы авыруларыннан; ютәлдән, сулыш буылудан (астма), туберкулездан дәвалау өчен дә киң кулланалар.
Үләнне чәчәк ата башлагач җыю максатка ярашлы. Киптереп куйган бәбкә үләнен өч ел кулланырга була.
Бәбкә үләненең төнәтмәсен болай эшлиләр: бер аш кашыгы вакланган бәбкә үләнен бер стакан җылымса суга салып, ярты сәгать сулы "мунча" ясап кайнатасың. Унбиш минут төнәткәннән соң сөзәсең. Көнгә өч-дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчәсең.

Комментарийлар