
Тулаем алганда, әдәбият һәм географиядән тапшырылган сынау нәтиҗәләре узган елгыдан яхшырак, дип җиткерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан. Әдәбияттан имтиханны республикада 846 укучы тапшырган. Шуларның икесе 100 балл җыйган. Минималь 32 баллны җыя алмаучылар – 19 кеше.
Географиядән имтиханны 150 укучы тапшырды: 6 кеше 100 балл җыйган, минималь 37 балл чиген уза алмаучылар – 3 укучы.
Математикадан мәҗбүри база дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәсе 16 июньнән соң билгеле була.
Комментарийлар