Логотип «Мәйдан» журналы

Б.Б.Ө – музыка эшчәнлегеннән ачык дәрес

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

“Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

 

 

Б.Б.Ө – музыка эшчәнлегеннән ачык дәрес

 Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

 

 

                                                                                                                                      

                                  

                                                                                                            Музыка җитәкчесе:

                                                                                                  Залалова А.А.

1 кв. категорияле

                         

 

2023 - 2024 нче уку елы

 

 

 

«Мальвинаның музыкаль тартмасы»

Тема: «Мальвинаның музыкаль тартмасы»

Дата:  22 январь

Группа: мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат: музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның активлыкларын үстерү; балаларны музыкаль жанр төшенчәсе – марш, вальс белән таныштыру; музыка эшчәнлеге аша аваз югарылыгын аеру; музыкаль грамота һәм мультипликация турында булган белемнәрне активлаштыру; балаларда эстетик тойгылар тәрбияләү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш бирү.

Белем бирү бурычлары:

1.Музыкаль образның үсеше белән бәйле кульминацияне ишетергә өйрәтүне ныгыту.

2.Музыканың жанрын, характерын, музыкаль белдерү чараларын билгеләргә өйрәтүне ныгыту.

3.Җырлау күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.  

Үстерү бурычлары:

1.Балаларда образы һәм эчтәлеге әкият, фантазия, тылсым дөньясы белән бәйле булган музыкага эмоциональ җаваплылык үстерү.

2.Әкият персонажын характерлаучы музыканы кабул итү юлы белән балаларның күзаллауларын үстерү.

3.Ритм хисе, тавыш биеклеге һәм ладотональ ишетүне үстерү.

4.Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр аша иҗади күзаллауларын үстерү.

Тәрбия бурычлары:

1.Музыка һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: музыкаль әсәрләрнең фонограммасы, гармун, рәсемнәр - күңелле һәм моңсу кеше,  тартма, балалар өчен сюрприз – китап, Баба Яга курчак, мультимедия җиһазлары.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Кереш өлеш. Исәнләшү.

Музыка җитәкчесе Мальвина ролендә көйгә керә, бию хәрәкәтләрен башкара.

Мальвина: Сез мине таныдыгызмы? Мин Мальвина! Мин сезне күрүемә бик шат. Балалар, мин бер бик күңелле сәламләү җырын беләм, сезгә дә өйрәтимме? Мин хәзер хәрәкәтләр күрсәтеп җырлаячакмын. Сез хәрәкәтләрне минем белән кабатлагыз, шулай итеп сезгә җыр сүзләрен истә калдыру җиңелрәк булачак!

Сәлам, алтын кояш! (кулларны өскә күтәрәләр)

Сәлам, зәңгәр күк! (кулларны баш өстендә селкетәләр)

Сәлам, җиңел җил! (җиңел кул хәрәкәтләре)

Сәлам, кечкенә чәчәк! (ике кулны бер-берсенә тоташтыралар һәм ачалар) Сәлам, иртә!

Сәлам, көн!

Исәнләшергә иренмибез!

Сәлам, иртә!

Сәлам, көн!

Исәнләшергә иренмибез!

Ахырда тылсымлы музыка яңгырый.

Мальвина: Балалар, миңа бүген сезнең ярдәмегез кирәк. Мин тартмамны югалттым бит, ә ул минем гади түгел, ә музыкаль иде. Миңа аны табарга булышырсызмы? Балалар җавабы. Алайса әйдәгез, тизрәк минем артымнан басыгыз, юлга кузгалыйк!

«Мин шофер» җыры яңгырый.

Ә без нәрсә белән барабыз? Балалар җавабы. Әйе, машина белән, әйдәгез, киттек!

Балалар Мальвина артыннан машинада барган хәрәкәт ясап баралар, килеп җиткәч туктыйлар, тылсымлы музыка яңгырый.

Мальвина: Балалар, без сезнең белән кая килеп эләктек? Балалар җавабы.  Әйе, без сезнең белән урманда килеп җиттек.

Тылсымлы музыка яңгырый. Мальвина тартмага игътибар итә.

Мальвина: Ура, балалар, минем тылсымлы музыкаль тартмам табылды! Тылсымлы тартма безгә нәрсә әзерләгәнен белергә телисезме? Әйдәгез вакытны әрәм итмик, тизрәк эчендә нәрсәләр бар микән, карыйк!

Тылсымлы музыка яңгырый.

Безнең тартма серләр белән,

Җырлар белән тулы,

Музыкаль серләрне дә

Ул безгә ачачак.

Син, тартма, ачыл,

Тизрәк ачыл инде.

 Күңелебезне ачу өчен.

Тырыш, тырыш инде!

Мальвина: (тартмадан һәр балага бубен алып бирә) Карагыз, бу нәрсә? Балаларның җавабы.

 Әйдәгез, без сезнең белән «Чума үрдәк, чума каз» бию көенә бубенга шалтыратабыз. Ләкин бик игътибарлы булыгыз, кайда әкрен, кайда тиз-тиз шалтыратырга кирәк икәнен игътибар белән тыңлап барыгыз.  

Музыка уен коралы: «Чума үрдәк, чума каз», «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия», диск.

Мальвина: Яхшы, балалар, беренче биремне үтәдегез. Әйдәгез, музыкаль тартмада тагын нәрсә ятканын карыйк әле.

Тылсымлы музыка яңгырый, тартма ачыла. Мальвина күңелле һәм моңсу кешеләрнең рәсемнәрен ала.

Мальвина: Кемнәр бу, балалар?

Балаларның җавабы: (күңелле һәм моңсу кешеләр).

Әйдәгез, без сезнең белән үзебезне әкият илендә диеп күз алдына китерик. Ә анда шәһәр халкы бәйрәм оештырырга уйлаган: барысы да шәһәрнең төп мәйданына җыелып, мажор белән минорны чакырганнар. Халык җырлый, шаярта, уйный, ә аннары мажор белән минорны биеп күрсәтергә кыстый башлаганнар. Мажор һәм минор ничек итеп биерләр диеп уйлыйсыз? Чөнки мажор күңел ачарга ярата, ә минор хыялланырга ярата. Ә сез ничек уйлыйсыз, бу мөмкинме? Балалар җавабы.

Мальвина: Әйдәгез, аларны дуслаштырыйк һәм бер пьесада, бер биюдә минор белән мажорның ничек дуслаша алуын күрсәтик?!

Мин сезгә хәзер бер уен уйнарга тәкъдим итәм: кайгылы һәм акрын музыка яңгыраганда парлашыгыз һәм тыныч, акрын һәм матур әйләнегез. Ә музыка тиз һәм күңелле яңгыраса, берүзегез генә күңелле һәм шаян хәрәкәтләр уйлап табып биерсез. Сез ризамы? Балалар җавабы. Әйдәгез, башлыйбыз.

Бию: «Вальс» Ф. Мортазин кое

          «Полька» М. Глинка көе

Мальвина: Афәрин, балалар, бик матур биедегез! Әйдәгез, без сезнең белән бераз ял итеп алыйк!

 Физминутка (үз-үзеңне массажлау).

 Тизрәк миңа елмаеп кара! (Кулларны як-якка җибәреп, бер-берсенә иелеп сәлам бирәләр)

Һәм бүген көне буе (Пружинка)

Күңеллерәк булачак. (Кулларны өскә күтәрәләр)

Без маңгайны, борынны һәм яңакларны сыйпарбыз (Текст буенча хәрәкәтләр ясыйлар )

Бакчадагы чәчәкләр кебек матур булырбыз! (Башның уң һәм сул җилкәгә ияләр)

Кулларыбызның уч төпләрен каты итеп ышкырбыз! (Текст буенча хәрәкәтләр)

Ә хәзер ныклап кул чабабыз!

Без хәзер колакларыбызны ышкырбыз һәм сәламәтлегебезне сакларбыз.

Тагын елмаябыз, барыгыз да сәламәт булыгыз! (Кулларын читкә куялар )

Тылсымлы музыка яңгырый.

Мальвина: Балалар, әйдәгез, минем тартмада тагын нәрсә бар микән, карыйк әле! Хәвефле музыка яңгырый. Ә хәзер игътибар, тартманы ачабыз. Мальвина балаларга күрсәтмичә генә төргәкне ала.

Мальвина: Бу нәрсә булырга мөмкин? Балалар җавабы. Балалар, безнең  уйлап торырга вакытыбыз юк, шуңа күрә мин сезгә аның турында пьеса тыңларга тәкъдим итәм. Тыңлаган вакытта бу пьесага исем уйлап табыгыз әле, кайсыгыз булдырыр микән??

Тыңлау: «Баба – Яга», usb.

Мальвина: Балалар, сез бу җырга нинди исем бирер идегез? Әйдәгез, мин сезгә булышам, табышмак әйтәм!

Ерак урманда үз өендә

Бер карчык яши.

Себерке белән ул идәнне себерми,

Себерке – аның самолеты!

Балалар җавабы. (Убырлы карчык)

Мальвина: Әйе, балалар, дөрес, бу Убырлы карчык көе. Ул бик мәкерле һәм кайвакыт бик әшәке була. Менә мин яшәгән әкияттә дә Убырлы карчык очрый. Балалар, әйдәгез, музыка безгә бу катлаулы табышмакны чишәргә ярдәм иткән микән, карыйк әле. (Убырлы карчык уенчыгын тартмадан чыгара).

Чыннан да, бу Убырлы карчык. Әле ярый ул чын түгел, уенчык кына.

Мальвина: Афәрин, балалар, музыканы тыңлап, сез әкият героен бик төгәл сүрәтләдегез. Күрәсезме, әкиятләрдә яхшы геройлар гына түгел, ә мәсәлән, Убырлы карчык кебек явыз геройлар да яши. Ләкин әкиятләрдә яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңеп бара. Шуның өчен без әкиятләрне бик яратабыз.

Мальвина: Балалар, безнең музыкаль тартмабызда тагын нәрсә калды микән, карыйк әле!  Тартманы ачып карый. Балалар, тартма буш, әмма тылсымлы әкият көен безгә ул бүләк итте. Без сезнең белән хыялландык, җыр турында сөйләштек, биедек. Һәм безгә бу тылсымны җыр бүләк итте. Ә хәзер, әйдәгез, сезнең белән бер җыр җырлап алыйк әле.

Җыр күнегүе, җырлау: «Дуслар җыры» Рафис Корбан сүз., Фоат Әбүбәкеров көе, “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия”, диск №35.

Мальвина: Балалар, менә нинди музыкаль серләр һәм уеннар белән искиткеч тылсымлы тартмам бар минем. Балалар, сез миңа бик ошадыгыз, һәм әкият герое буларак, мин могҗизалар эшли алам. Үзем турында матур истәлек калсын өчен сезгә бүләк ясыйсым килә. Ләкин миңа могҗиза ясарга ярдәм итәр өчен, арагыздан иң кыю кешегез кирәк, кайсыгыз чыга?!

Бер бала чыга, Мальвина балага тылсымлы таяк бирә, һәм бала Мальвина белән бергә тылсымлы сүзләр әйтә:

Бер, ике, өч, дүрт, биш - сихерли башлыйбыз

Бер, ике, өч, тартмада нәрсә бар, карагыз!

Тылсымлы музыка яңгырый. Балалар тартманы ачып карыйлар, ә анда әкиятләр китабы.

Мальвина: Бу китап сезгә, дусларым! Балалар, сез миңа бик ошадыгыз! Ә минем шөгыль сезгә ошадымы? Балалар җавабы. Бик зур рәхмәт сезгә, ә хәзер үз төркемегезгә кайтырга вакыт. Мин сезне күңелле паровоз белән алып кайтыйммы? Балалар җавабы.

«Чух, чух паровозик» җыры яңгырый. Балалар бер-бер артлы басып, паровоз булып чыгып китәләр.

 

Комментарийлар