Логотип «Мәйдан» журналы

«БАЗЫ КЫЗЫ» УЛ

Башкортстанның Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Бүздәк җирлекләре аеруча танылган язучыларга һәм шагыйрьләргә, шагыйрәләргә бай яклардан электән үк исәпләнә. Атап үтелгән районнарда әдәби, музыкаль, иҗат клу...

Башкортстанның Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Бүздәк җирлекләре аеруча танылган язучыларга һәм шагыйрьләргә, шагыйрәләргә бай яклардан электән үк исәпләнә. Атап үтелгән районнарда әдәби, музыкаль, иҗат клублары, берләшмәләре ялкынланып, зур куәт белән эшләп киләләр. Аларда үткен кәлимәле, талантлы журналистика әһелләре, әдәбиятчыләр, каләм тибрәтүче иптәшләр торалар. Дүртөйле район үзәк китапханәсе залында күптән түгел күренекле шагыйрә, иҗатчы, «Әллүки» татар халык фольклоры ансамбле җитәкчесе, «Ак калфак» берлегенең район бүлекчәсе рәисе Светлана Фәүзи кызы Васикованың иҗат кичәсе-бенефисы булды.
Светлана ханым шәһәр халкына күптәннән билгеле, Башкорт иленең шөһрәтле шәхесе. Ул армый-талмый ничәмә еллар милләтебезгә изге вә игелекле хезмәт итә. Әдәби балкыш булдырган океанда йөзеп, гизеп өр-яңа поэтик, прозаик җимешләре белән даими чыгыш ясый. Укучыларын әдәби әсәрләре белән куандырып, тыгыз элемтәдә тора иҗатташ дустыбыз. «Базы кызы» китабы — нәүбәттәге тыңгысыз хезмәтенең татлы нәтиҗәсе. Светлана Фәүзи кызының иҗаты күпләрне уйга сала, фикерләтә. Әдәби-мәдәни әһәмияты гаять олуг.
Бенефиста Светлана Васикованың ансамбль әгъзалары, «Дулкын» әдәби-иҗат клубы вәкилләре, башкалабыз Уфа шәһәреннән «Шәрык»-«Роксана» радиосы дикторы Зәлия Хисами, Казан мәркәзебездән ерак юлларны үтеп килгән мәртәбәле кунак, «Ак калфак» берлеге рәисе, педагогика ветераны Кәдрия Идрисова, һ.б. катнаштылар.
Кәдрия Рәес кызы югары баһалап, Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде лаеклы милләтәшебезне. Китап туе кичәсе төрле матур җырлар, биюләр, нәфис сүз осталары чыгышлары белән араланып барды.






 
 
 
 
 
 


Юлай НИЗАЕВ


«Агыйдел» яшьләр клубы рәисе



Фото: Айнур Юлаев 

Комментарийлар