Логотип «Мәйдан» журналы

Баулы – музейлар шәһәре

Без, Чаллыдан бер зур делегация – язучылар, җырчылар, журналистлар, рәссамнар, мәдәният хезмәткәрләре – Баулы якларында мәдәни сәфәрдә булып кайттык.

Игътибар тою күңелле бит инде ул ни әйтсәң дә – Баулы районы администрациясе вәкилләре безне шәһәр читенә үк чыгып каршы алдылар.

Баулы районы Фәнис Яруллин кебек әдипләре белән билгеле – сәфәребез дә шәһәр үзәгендә язучы истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салу белән башланып китте. Икенче инстанциябез Исергәп урта мәктәбендә иде – биредә Вахит һәм Миргазиян Юнысовларга багышланган кызыклы музей белән таныштык.

Баулыны Рафаэль Мостафинсыз да күз алдына китереп булмый – аның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган урыннар икәү булып чыкты районда. Баулының кайчандыр язучы үзе эшләгән 1нче мәктәбендә аңа багышлап музей оештырганнар, ә Муса Җәлилгә багышланган музейга исә Рафаэль Мостафинның үз тырышлыгы белән нигез салынган булган. Әлеге музейда җәлилчеләр утырган төрмә камерасына кадәр (дөп-дөрес үлчәмнәр белән!) ясалган.

Тагын бер безне, һичшиксез, тетрәндергән урын, мөгаен, Фәнис Яруллин музее булгандыр. Алар хатыны Нурсөя ханым белән үзләре дә бу йортка еш кайтып йөри торган булганнар – биредә язучы яткан караватны, аның стенасын бизәгән чигүле кулъяулыкларны да (Фәнис Яруллинның чиккән кулъяулыклар яратуын белә идегезме?) күрергә мөмкин. Шулай ук кызыклы факт – язучының күз алдында һәрвакыт үзенекенә охшаш язмышлы рус язучысы Николай Островскийның бюсты торган. Сүз уңаеннан – Баулыда музейлар бик күп икән, музейлар шәһәре дисәк тә була.

Чаллы делегациясе да Баулыга буш кул белән бармаган иде – безгә хөрмәт күрсәткән һәр мәктәпкә-музейга рәссамнарыбыз – үз картиналарын, язучыларыбыз – китапларын, җырчыларыбыз – җырларын бүләк иттеләр.

Сәфәребез исә шушы көннәрдә Ганс Сәйфуллин исемен алган сәнгать мәктәбендә матур чара – очрашу кичәсе белән тәмамланды. Искиткеч җылы җырлы кичә булды ул! Баулылар гына түгел, безнең Чаллылар да сәхнәдән төшмәде – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар чыгышы (Ана балладасы) тамашачыларны аеруча тетрәндергәндер. Габидулла Хөрмәтуллин, Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, Фәнилә Салихова кебек танылган җырчылар һәм күренекле язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Зөләйха Минхаҗева, Әлфия Ситдыйкова һәм башка бик күп каләм ияләре сәхнәгә күтәрелде. Очрашу сюрприз – Баулыларга багышланган җыр белән тәмамланды.

Язмабызның азагында рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Беренче чиратта – әлеге сәфәрне оештыручы Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафинга. Аның инициативасы белән оештырыла һәм бик зур хезмәт сорый торган мондый чаралар бездә инде, Аллага шөкер, традициягә керде. Журналистлар исеменнән аерым рәхмәт сезгә, Факил абый!

Безгә бик зур кадер-хөрмәт күрсәткән Баулы районы администрациясенә, районы башлыгы урынбасары Ринат әфәнде Хәмидуллинга, безгә гид хезмәтен күрсәткән Туган якны өйрәтү музее хезмәткәре Кадрия ханым Гимазовага һәм, гомумән, чараны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт!

Һәм тагын: Баулы яклары искиткеч матур икән бит ул, җәмәгать. Гашыйк булып кайттык без Баулыга!

Ризидә Гасыймова.

 

Галерея

Комментарийлар