Логотип «Мәйдан» журналы

Батулла "татар каны тамган җирләр" турындагы китабын төгәлләгән

Танылган язучы, драматург Рабит Батулла күптән түгел генә үзенең өр-яңа китабын тәмамлаган. Ул татар һәм рус телләрендә чыгачак. Бу хакта автор "Иске Казан" дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-т...

Танылган язучы, драматург Рабит Батулла күптән түгел генә үзенең өр-яңа китабын тәмамлаган.
d02cb772f4e867738b63e71f90faae8a_XL
Ул татар һәм рус телләрендә чыгачак. Бу хакта автор "Иске Казан" дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында "Сәләт" лагереның профильле смена кысаларында 8 нче тапкыр уздырылган республикакүләм "Иске Казан җыены" фестивале ачылышында игълан итте.
Китап русча "От Татарского пролива до Ламанша. Сгустки истории" дип атала. Татарчасы исә "Татар бугазыннан алып, Ламанш бугазына кадәр татар каны тамган җирләр" атамасын йөртәчәк.
"Урта гасырларда, аннан алдарак елларда, бүгенге көнгә кадәр Россия территорияләрен яулаган илнең исеме Тартария дип атала. Чыны белән ул шулай. Чөнки 2225 ел әүвәл, безнең эрага кадәр 2009 елда безнең бабаларыбыз беренче дәүләтен- татар дәүләтен корган. 2225 ел әүвәл дәүләтле булган халык без. Бөтен дөньяда яшәгән халык. Сугыш вакытында да татар халкы иң алдынгы рәтләрдә булган. Европаның гаскәрләрен җиңеп барганда, татар каны таммый нишләсен. 1812 елда да иң беренче Берлинга атылып керүче татар-башкорт гаскәрләре. Аларның командиры Денис Давытов татар чыгышлы кеше, рус шагыйре",- диде ул. Парижга да беренчеләрдән булып татар-башкорт гаскәрләре барып керүен ассызыклады әдип. Безнең ата-бабаларыбыз Парижның таш идәннәрендә тояк бастырган, диде ул. Римны тезләндергән Атилланы да искә алды Рабит ага. "Атилла кая туган? Ул менә монда, Идел буенда туган. Шуңа күрә, без сәләтле кешеләр. Без, сез талантлы кешеләр", - диде Рабит Батулла.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар