Логотип «Мәйдан» журналы

Батулла “Әдәби марафон”чыларның алга таба да татарча китап укучылар булачагын фаразлады

Язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән “Әдәби марафон” исемле онлайн-проектта катнашучыларның алга...

Язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән “Әдәби марафон” исемле онлайн-проектта катнашучыларның алга таба да татарча китап укучылар булачагын фаразлады.
Батулла “Әдәби марафон”чыларның алга таба да татарча китап укучылар булачагын фаразлады
Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Мин әле биредә беренче тапкыр катнашам. Бу бәйге яңа “Сәләт” оешмасына охшап тора. “Сәләт” ул – татар зыялыларының чишмәсе. Ә “Әдәби марафон” ул кешеләрне китап укырга, аралашырга этәрә. Аларның зыялылыгын арттыра. Бу – бик зур кузгаткыч”, - диде Рабит Батулла.
Аның сүзләренчә, бу конкурста җиңүчеләр барыбер ниндидер уңай тәэсир белән китә. Алар, үз чиратында, башкаларга тәэсир ясаячак. Катнашучыларның күбесе язучы булып китмәсә дә, алар укучы булып китә. Бу ана телен саклап калуга ярдәм итә. Менә бу төр проектлар татарның көчен күрсәтә. Шуңа күрә татарны бетереп, ана телен әле болай гына бетереп булмаячак.

  •  1 март көнне Лаеш шәһәрендә алтынчы “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан районнарыннан һәм чит төбәкләрдән барлыгы 343 финалист катнашты.

  • "Әдәби марафон" кысаларында катнашучылар 21 көн дәвамында татарча китаплар укый. Шул укылган әсәрләрдән иң кызыклы фикерләрне Вконтакте социаль челтәренең үз сәхифәләрендә, башкаларны кызыктырырлык итеп, төрле медиафайллар куеп урнаштыра.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181978/

Комментарийлар