Башта – ачкыч, аннары – акча
Узган ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 меңнән артык алданган “өлешче” исәпләнә. Үз фатирын ике дистә елга якын көтүчеләр дә бар хәтта. Намуссыз төзелеш оешмаларына якын ара...
Узган ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 меңнән артык алданган “өлешче” исәпләнә. Үз фатирын ике дистә елга якын көтүчеләр дә бар хәтта. Намуссыз төзелеш оешмаларына якын арада ук чик куймакчылар. Тик таяк ике башлы шул...
“ВТ” редакциясе күршесендә урнашкан “сакаллы төзелеш”не башкалада яшәүчеләр арасында белмәгән кеше юктыр. Достоевский урамы чатындагы күпкатлы йортны 2003 елда ук төзи башлаганнар. Тик фатир хуҗалары әле дә – урамда. “Әти-әнием өлешкә кереп төзүгә гомер буе җыйган акчасын тотты, – дип сөйли шушы йортта яшәргә тиешле Регина Хәсәнова. – “Свей” фирмасы бөлгенлеккә төшкәннән соң, әтием бик нык авырып китте. Ул хәзер исән түгел инде. Фатир ачкычын 16 елдан бирле көтәбез”.
Мондый язмышка дучар булучылар Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә бихисап, билгеле. Алга таба мондый хәлләр кабатланмаячак, дип ышандыралар. Билгеле булганча, быелның 1 июленнән торак төзелеше өлкәсендә яңалык гамәлгә керәчәк. Үзгәреш “өлешләп” төзүгә кагыла. Моннан ары төзелеш оешмалары халык кулыннан җыйган акчага йортлар торгыза алмаячак. Ягъни әлеге тармакны финанслау тәртибе үзгәрә. 1 июльдән төзелешкә халык акчасын җәлеп итәргә теләүчеләргә банкта махсус эскроу-счет (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә “ике арада тиешле таләпләр үтәлгәнче, акчаның өченче затта саклануы” дигәнне аңлата) ачарга туры киләчәк. “Өлешче”- ләрнең акчасы кредит оешмасында сакланачак. Тик төзелеш оешмасы әлеге сумманы алдан вәгъдә ителгән торакны сафка бастырып, ачкыч тапшырганнан соң гына ала алачак. Ә моңа кадәр барлык эшләрне үз кесәсеннән яки банктан бурычка алган акча хисабына башкарырга туры киләчәк”, – ди Казанның Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Абдулхаев. Бу күпкатлы йортның нигезе дә салынмаган килеш, арзанрак бәягә торак сатып алам дип, төзелештә өлешләп катнашкан, ахыр чиктә, акчасыз да, фатирсыз да калучылар булмасын өчен эшләнә, ди белгечләр.
Торак сәясәте идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген башкалада “өлешче”ләр акчасын җәлеп итеп, 205 объектта эш алып баручы 68 төзелеш оешмасы исәптә тора. 43 меңнән артык фатир хуҗасы ачкыч көтә дигән сүз бу! Төзелешкә 62 миллиард сумнан артык акча юнәлткәннәр. Килешүләрдән күренгәнчә, ел азагына кадәр 65 мәйданда эш төгәлләнергә тиеш.
Яңа тәртип нигезендә, “өлешче”ләргә төзелеш оешмасының бөлгенлеккә төшүеннән дә куркасы юк. Ул-бу килеп чыкса, банк хисап счетындагы акчаны тулысынча кире кайтарачак. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: эскроу-счетларга күчү төзелешнең үзкыйммәте якынча 10 процентка артуга китерергә мөмкин, ди белгечләр. Моны Татарстан хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да раслаган иде. Аның әйтүенчә, республикадагы төзелеш оешмаларының яртысы диярлек финанслауның яңа системасына күчүгә бәйле кыенлыклар кичерә. Халыктан җыйган акчага эш итү – бер хәл, банк исә кредитны җиңел генә чыгарып бирмәячәк. Документларны тикшерү өчен генә дә өч айга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин дип фаразлана. Төзелешнең үзкыйммәте арттымы, димәк, оешма вәкилләре фатир сатып алырга теләүчеләрне зур ташламалар белән дә кызыктыра алмаячак. Ә арзанрак булмагач, дивары да булмаган торакка акча юнәлтүдән ни файда? Марсель Абдулхаев әйтүенчә, яңалык гамәлгә кергәч, торак бәясе үзгәрешсез калмаячак, билгеле. “Тәҗрибәдән күренгәнчә, теге яки бу канунга үзгәрешләр кертү берникадәр кыйммәтләнүгә китерә”, – ди ул.
Илнең Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы эскроу-счетларга күчүне гадиләштерү, ягъни төзелеш оешмаларына ташламалар кертү турында да хәбәр итте. Өчтән бер өлеше сафка баскан (территорияләрне комплекслы үзләштерү проектлары өчен әлеге күрсәткеч – 15, федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия проектларга 6 процент) һәм “өлешче”ләргә бәйле килешүләр 10 проценттан да артмаган объектларда төзелешне иске тәртип буенча, ягъни эскроу-счетларга күчмичә башкарып чыгу мөмкинлеге биреләчәк. Ә теге яки бу йортның ни дәрәҗәдә әзер икәнен җирле үзидарә органнары ачыклап бетерергә тиеш. Бу хакта күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының күчмә утырышында да сүз чыкты. “Республикада муниципаль берәмлекләр объектның техник әзерлеге турында рәсми рәвештә нәтиҗә бирергә әзерме? Нәрсәне дә булса раслау өчен, ни эшләгәнеңне белергә дә кирәк бит”, – диде Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының элеккеге җитәкчесе Тәлгать Абдуллин. Баксаң, депутат юкка борчыла икән. Татарстан төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов әйтүенчә, бүген республиканың 13 районы һәм шәһәрендә “өлешләп” төзүне муниципаль органнар контрольдә тота, калганнарында – инспекция вәкилләре. Гамәлгә керәчәк канун нигезендә, әлеге эшне тулысынча урындагы оешмаларга йөкләмәкчеләр.
Былтыр Татарстанда намуссыз төзелеш оешмаларыннан зыян күрүчеләр фонды да эшли башлады. Аның эш тәртибе түбәндәгечә: инвесторга җир кишәрлеге тәкъдим ителә, ул исә төзелеп бетмәгән йортларны сафка бастырырга тиеш. 2021 елга кадәр ел саен төзелеш эшләре “катып калган” алтышар объектны сафка бастыру күздә тотыла.

Комментарийлар