Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанның «Китап» нәшрияты балалар өчен яңа китаплар тәкъдим итте

«Китап» нәшрияте балаларны яңа әкият китаплары белән куандыра. Нәшриятның балалар редакциясе мөдире, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Әлфия Әсәдуллина 2019 елда чыга...


«Китап» нәшрияте балаларны яңа әкият китаплары белән куандыра. Нәшриятның балалар редакциясе мөдире, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Әлфия Әсәдуллина 2019 елда чыгарылган балалар китаплары турында сөйләде. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.


054

71нче мәктәп укучылары белән очрашуда ул «Әкиятләр аланында» җыентыгын тәкъдим итте. Әлеге китап республика башлыгының Чыршы бәйрәмендә балаларга тапшыру өчен әзерләнгән. Китапта башкорт һәм рус телләрендә дөнья халыклары әкиятләре тупланган.


Шулай ук «Урал батыр» эпосы Айдар Хөсәеновның проза эшкәртүендә рус телендә һәм әкият вариантында башкорт телендә бастырылган.


Балалар редакциясе мөхәррире Римма Зәйтүнова «Әкият иленә сәяхәт» китабы турында сөйләде. Ул аерым китаплар булып башкорт, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыккан. Римма Маратовна әйтүенчә, җыентыкка элек рус теленә тәрҗемә ителгән 30 иң популяр башкорт әкияте кергән. Әкиятләрне инглиз теленә филология фәннәре докторы, профессор Айгөл Мөхтәруллина тәрҗемә иткән.


Нәшрият хезмәткәре Илүзә Сырлыбаева башкорт һәм рус телләрендә чыккан «Хәйләкәр төлке» китабын һәм әкиятнең басма версиясенә интерактив өстәмә буларак, шул ук исемдәге мобиль кушымтаны тәкъдим итте. Кушымта ярдәмендә «Хәйләкәр төлке» әкиятенең анимацион фильмын карарга, аудиоәкият тыңларга һәм интерактив инструментлар белән уйнарга була. Шулай ук балаларга «Әкият дөньясына сәяхәт» дискын тәкъдим итте. Анда 10 популяр рус һәм башкорт әкиятләре һәм «Әбҗәлил» анимацион фильмы кертелгән.


Нәшрият хезмәткәрләре № 71 мәктәп китапханәсенә балалар китаплары бүләк итте. Чара ахырында башкорт халык әкиятләре буенча төшерелгән «Хәйләкәр төлке» һәм «Әбҗәлил» мультфильмнарын күрсәттеләр.

 
Фото: www.bashinform.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар