Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда яшәүче ике кеше атка атланып хаҗга кузгалды

Башкортстанның Иглин районы фермеры Хәсән Идиятуллин һәм Кушнаренко районында яшәүче Марсель Ахияретдинов нәкъ элекке заманнардагыча Мәккәгә хаҗга атка атланып китте, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Бу...

Башкортстанның Иглин районы фермеры Хәсән Идиятуллин һәм Кушнаренко районында яшәүче Марсель Ахияретдинов нәкъ элекке заманнардагыча Мәккәгә хаҗга атка атланып китте, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Бу турыда алар күптән хыялланып йөргәннәр. Шул рәвешле безнең бабайлар өчен хаҗ кылу ничек булганын үзләрендә тоясылар килгән аларның. Фермерлар Татарстанның Болгар шәһәреннән 30 мартта кузгалды. Чөнки 1025 ел элек нәкъ менә шушында борынгы болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткән һәм якын тирә-якларда тарата башлаган.
Юлчылар көненә якынча 50 километр җир үтә һәм, атлары арымасын өчен, юлның күп өлешен җәяү үтәләр. Кичә фермерлар Сызраньга җитте. Алда әле тагын 5000 километр юл. Сәяхәтчеләр Мәккә шәһәренә 22 августка барып җитәргә дип планлаштыра.
 
 

Комментарийлар