Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда яшь иҗатчылар Роберт Миңнуллинны туган ягына чакырып, очрашу оештырган

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин туган ягында - Башкортстанның Илеш районында балалар белән очрашты. Чара шагыйренең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган «Роберт Миңнуллин иҗаты буенча иң...

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин туган ягында - Башкортстанның Илеш районында балалар белән очрашты. Чара шагыйренең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган «Роберт Миңнуллин иҗаты буенча иң яхшы эссе/иншалар» бәйгесе җиңүчеләренең иҗат төркеме ярдәмендә оештырылган. Бу хакта «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды хәбәр итә.


Башкортстанда яшь иҗатчылар Роберт Миңнуллинны туган ягына чакырып, очрашу оештырган


Роберт Миңнуллин Илеш районында туган һәм үскән. Казан дәүләт университетына кергәнче Илеш районы газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шуңа күрә Югары Нөркәй авылының 4нче урта мәктәбе укучылары балалар шагыйре белән очрашуларын түземсезлек белән көткән. Танылган якташлары иҗаты белән балалар яхшы таныш.
Югары Нөркәй авылының 4 нче мәктәбе директоры Светлана Хәкимова сүзләренчә, мондый конкурслар талантлы балаларга ярдәм итү өчен кирәк. «Бәхетле тарихлар» фондына конкурсны һәм яраткан шагыйрь Роберт Миңнуллин белән иҗади очрашулар оештырган өчен рәхмәт белдерәбез», – дигән уку йорты директоры.
Роберт Миңнуллин бәйгесе җиңүчеләре белән йомгаклау очрашуы агымдагы елның мартында Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә була.
Фото: Хәйрия фонды

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181796/

Комментарийлар