Башкортстанда "Тукай моңнары" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итәләр
Башкортстанда "Тукай моңнары-2019" шигырь укучылар бәйгесендә 1 апрельгә кадәр катнашырга мөмкин. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. "Тукай моңнары" конкурсы ике этапт...
Башкортстанда "Тукай моңнары-2019" шигырь укучылар бәйгесендә 1 апрельгә кадәр катнашырга мөмкин. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Тукай моңнары" конкурсы ике этаптан гыйбарәт. Конкурста Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, конкурста Габдулла Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен яисә башка шагыйрьләрнең Габдулла Тукайга багышланган әсәрләрен сөйләргә була.
Җиңүчеләр апрель азагында билгеләнәчәк.
Комментарийлар