Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда сыер көтүе балаларга ташланган

Узган ялларда Туймазы районы Япрак авылыннан ерак түгел җирдә сыер көтүе балаларга ташланган. Балигъ булмаган балалар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.Башкортстанның Эчке эшләр минист...

Узган ялларда Туймазы районы Япрак авылыннан ерак түгел җирдә сыер көтүе балаларга ташланган. Балигъ булмаган балалар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, (массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча - лимузин токымлы) сыерлар көтүче күзәтүе астында йөргәннәр, дип яза "Башинформ" агентлыгы.
Янәшәдән 39 яшьлек ханым 6,9 һәм 10 яшьлек балалары һәм эт белән узып барган. Эт көтүдәге хайваннарга өргән, ә курыккан сыерлар кешеләр килгән якка юнәлгәннәр. Сыерлар ташлану нәтиҗәсендә балаларның җитди зыян күрүләре билгеле.
Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре килгән.
Тикшерү органнары тарафыннан әлеге хәлне тикшерү оештырылган. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, кешеләрнең сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян салынганын билгеләячәкләр, дип хәбәр ителә республиканың тикшерү комитеты хәбәрендә. Шулай ук, көтүлек җирендәге шартларны һәм көтүне оештыруны да тикшерәчәкләр. Тикшерү нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк.
 
Фото: https://pixabay.com
 
 
https://intertat.tatar/

 
 

Комментарийлар