Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда сугышка әзерләнә башладылар

Башкортстанда сугыш башланган очракта халыкны эвакуацияләү планына әзерлек башланды.Бу турыдагы карарны республиканың премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов имзалады, дип хәбәр ителә.  Документта күрсәтелгә...

Башкортстанда сугыш башланган очракта халыкны эвакуацияләү планына әзерлек башланды.
Бу турыдагы карарны республиканың премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов имзалады, дип хәбәр ителә.  Документта күрсәтелгәнчә, сугыш шартларында халыкны эвакуацияләү планын эшләү белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Аның составына барлык региональ министрлыклар һәм дәүләт комитетлары вәкилләре кергән. Комиссия әгъзаларына элемтә һәм хәбәр тарату, эвакуацияләнгән халык исәбен алу, яшәү шартлары тудыру, кешеләрне куркынычсыз районнарда урнаштыру, шулай ук юл һәм транспорт ягын кайгырту, материаль һәм мәдәни яктан кыйммәткә ия байлыкларны эвакуацияләү эшләре тапшырыла. Документта әлеге комиссиянең тыныч тормыш шартларындагы эшчәнлеге дә күрсәтелгән. Аның рәисе итеп Башкортстан премьер-министры урынбасары  Салават Сәгыйтов билгеләнде.
 
Фото: https://islam-today.ru

Комментарийлар