Башкортстанда суган түтәлендә борынгы грек тәңкәсе табылган
Тәңкәгә борынгы грек сүзләре һәм күкрәктән өч сын сурәте сугылган. Үзенең табышы турында Рөстәм Кәбиров фейсбукта хәбәр бирде. Фото: Рөстәм КәбировБу яңалыкка Башкортстан тарихчысы Артур Иделбаев да и...
Тәңкәгә борынгы грек сүзләре һәм күкрәктән өч сын сурәте сугылган. Үзенең табышы турында Рөстәм Кәбиров фейсбукта хәбәр бирде.
Фото: Рөстәм Кәбиров
Бу яңалыкка Башкортстан тарихчысы Артур Иделбаев да игътибар итте. Аның фикеренчә, әлеге табыш - Византияны саклауда зур батырлыклар күрсәткән хәрбиләрнеке. Тарихчы билгеләвенчә, тәңкәдә безнең гасырның 138-161 елларында идарә иткән борынгы Рим императоры Антонин Пий рәсеме сугылган. Рөстәм Кәбиров әйтүенчә, табыш борынгы грек хәрбиләренең кием элементы булу фаразына башка тарихчылар да кушыла.
"Мин бу тәңкәне бакчада түтәлдә таптым. Бәлки ул яз айларында, җир сөргән вакытта өскә килеп чыккандыр. 20 ел элек биредә 30-50 метрлык тирәнлектә шулай ук калын бакыр тәңкә табылган иде. Нуриман районы борынгы курганнарда урнашкан дип санала, бәлки минем табыш та борынгы хәрбиләр белән күмелгән булгандыр. Әлеге вакытта тәңкәне белгечләр тикшерә. Аларның нәтиҗәләренә карап, табышны сату яки музейга бирү мәсьәләсен хәл итәчәкмен", - ди Рөстәм Кабиров.
Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, борынгы грек тәңкәсе табылган җирдә Рөстәм Кәбиров, белгечләр җәлеп итеп, археологик казынулар башларга ниятли.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168535/

Комментарийлар