Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда өч метрлы динозавр фигурасы янган

23 августта Башкортстанның Сибай шәһәрендә өч метрлы динозавр фигурасы янган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге урыннан фотолар һәм видео урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә....

23 августта Башкортстанның Сибай шәһәрендә өч метрлы динозавр фигурасы янган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге урыннан фотолар һәм видео урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
059 Фото: bashinform.ru
Шаһитлар әйтүенчә, гадәттән тыш хәл җирле паркта булган – биредә Рекс кушаматлы динозавр янган.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, металл каркастан эшләнгән, ясалма күн белән әйләндереп алынган фигурага ут кабуы хакындагы хәбәр 17.36 сәгатьтә килгән.
Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре (ике берәмлек техника һәм биш янгын сүндерүче) юл тоткан. Алар утны 13 минут эчендә сүндергән.
Янгын ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170279/

Комментарийлар