Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда мәктәп лагеренда бала үлгән

Башкортстанның Күмертау авылында 7 июньдә көндез балигъ булмаган бала белән фаҗигале хәл булган.Мәктәп лагерында спорт мәйданчыгы территориясендә турникта “эленеп торган” 8 яшьлек малайның хәле начарл...

Башкортстанның Күмертау авылында 7 июньдә көндез балигъ булмаган бала белән фаҗигале хәл булган.
Мәктәп лагерында спорт мәйданчыгы территориясендә турникта “эленеп торган” 8 яшьлек малайның хәле начарланган һәм ул егылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы үз чыганакларыннан хәбәр итә.
Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Баланың хастаханәгә кадәр барып җиткәнче үлүе мәгълүм. Якынча мәгълүматлар буенча, баланың йөрәге белән проблема булган.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә бу факт буенча тикшерү баруы турында белдерделәр.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар