Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда коры кымыз җитештерә башлыйлар

Аңарда барлык файдалы сыйфатлар да сакланачак, дип вәгъдә итә җитештерүчеләр. Баймак авыл хуҗалыгы кооперативы тиздән кымызны киптереп, порошок рәвешендә сатуга чыгара башлаячак. Моның өчен уника...

Аңарда барлык файдалы сыйфатлар да сакланачак, дип вәгъдә итә җитештерүчеләр.
 
Баймак авыл хуҗалыгы кооперативы тиздән кымызны киптереп, порошок рәвешендә сатуга чыгара башлаячак. Моның өчен уникаль цех кайтартылган.
Билгеле булуынча, кымыз - тиз бозылучы ризык, аны ерак араларга транспортировкалау мөмкин түгел. "Порошок рәвешендәге кымызны бөтен дөньяга, хәтта космоска да җибәреп булачак,", - ди проектның җитәкчесе Әкрам Горин.
Җитәкче белдерүенчә, кымыздагы бактерияләр "йоклатыла" һәм алар порошокны җылы суга салгач кына "уяначак".
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар