Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда җәядән ату турниры узды

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Учалы районы мөхтәсибәте һәм “Иҗат сарае” муниципаль автоном учреждениесе белән берлектә балалар арасында җәядән ату ярышлары үткә...

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Учалы районы мөхтәсибәте һәм “Иҗат сарае” муниципаль автоном учреждениесе белән берлектә балалар арасында җәядән ату ярышлары үткәрде.
Бу чара Учалы районында узды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге ярыш бөек мәгърифәтче, шәех Зәйнулла ишан Русүлевка багышланган. Чараның максаты - җәядән ату төрен популярлаштыру, гражданнарны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрне рухи яктан үстерү.
Турнирда катнашучыларга һәм җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар