Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда иҗат итүче татар шагыйрьләре, язучылары кичәсе Казанда була

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Бу турыда Бөтендөнья татар ко...

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада язучылар Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылардан "Фәридә-Алсу" дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов катнашачак. Гүзәл бәйрәмнең алып баручылары Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова, диелгән әлеге хәбәрдә.
Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 22 мартта була.
Башлана 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Комментарийлар