Реклама
Башкортстанда гармунчылар бәйгесе узды
Туймазы районы Райман авылында икенче ел инде гармунчылар бәйгесе узды, дип яза "Кызыл таң" газетасы. Быел “Раймантау моңнары” район гармунчылар конкурсында Туймазы, Бакалы районнарыннан, Октябрь...
Туймазы районы Райман авылында икенче ел инде гармунчылар бәйгесе узды, дип яза "Кызыл таң" газетасы.
Быел “Раймантау моңнары” район гармунчылар конкурсында Туймазы, Бакалы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән 48 кеше катнашкан.
"Һәвәскәр музыкантлар арасында иң өлкәне күптән түгел 90 яшен тутырган тальянчы Җәмил Хәсәнов булса, яшьләр – мәктәп укучылары иде.
Бәйгене оештыручылар исә – район хакимияте, биләмәара клуб системасы, Бөтендөнья башкорт корылтаеның Туймазы районы башкарма комитеты", диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәйгечеләр 16 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр категорияләре буенча бәяләнгән. Һәр катнашучы гармунда, тальянда һәм баянда башкорт халык һәм республикада яшәүче халыклар яисә композиторлар көйләрен башкарган.
Үсмерләр төркемендә Собханкул Балалар сәнгать мәктәбеннән – Дарья Катковская, өлкәннәрдән Туймазыдан Флорид Хисамиев беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Гран-прины Иске Туймазы авылыннан Фәрит Җиһаншин яулаган.

Комментарийлар