Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимов музеена язучының яңа 10 томлык җыентыгы тапшырылды

3-4 декабрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда эш сәфәрендә. Бүген делегация Авыргазы районы Солт...

3-4 декабрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда эш сәфәрендә. Бүген делегация Авыргазы районы Солтанморат авылында танылган язучы Галимҗан Ибраһимов музеенда булды.
Биредә Галимҗан Ибраһимовның кулъязмалары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Кунакларны күренекле язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Казанда Г. Ибраһимовның 15 томлык әсәрләр җыелмасы нәшер ителә, ә 10 том чыкты. Шулай ук «Җыен» фонды язучының 2 томлыгын чыгарды. Васил Шәйхразиев бу китапларны музейга тапшырды.
Белешмә өчен: Г.Ибраһимов музее 1967 елда язучының 80 еллыгына туган авылында Солтанморатов урта мәктәбе бинасында ачыла. Язучының 100 еллык юбилеена йорт-музей ачылды. Музейны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗибә Хәйруллина һәм мәктәп рәссамы Галимҗан Галиәскәров оештырган.
Башта музейның үз бинасы юк иде. 1987 елда язучының 100 еллыгына авыл үзәгендә бина төзиләр. 1997 елда музейның даими бинасы барлыкка килә. Г.Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга Зөлфәт Басыйров язучының бюстын ясый.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/04-12-2021/bashkortstanda-galim-an-ibra-imov-muzeena-yazuchyny-ya-a-10-tomlyk-yentygy-tapshyryldy-5844470

Комментарийлар