Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда драматурглар өчен конкурс игълан ителгән

Башкортстанда драматурглар өчен конкурс игълан ителгән. Бу хакта республиканың театр әһелләре берлеге мәгълүматына таянып, «Башинформ» хәбәр итә.Республика драматурглар конкурсы Башкортстан Республика...

Башкортстанда драматурглар өчен конкурс игълан ителгән. Бу хакта республиканың театр әһелләре берлеге мәгълүматына таянып, «Башинформ» хәбәр итә.
Республика драматурглар конкурсы Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Россиядә театр елына багышлана. Конкурска рус, башкорт һәм татар телендә язылган пьесалар кабул ителә. Пьеса драматургия жанрында булырга мөмкин. Бу балалар театрлары өчен язылган пьесаларга кагылмый.
Лауреатларга 150 мең, 100 мең һәм 50 мең сум премия каралган.
Конкурста Башкортстан авторлары гына катнаша ала.
Пьесалар Башкортстанның театр әһелләре берлегендә кабул ителә.
Нәтиҗәләр Россиядә театр елы ябылу уңаеннан узачак тантанада ясалачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184235/

Комментарийлар