Башкортстанда билгесез кеше хәйрия фондына 7 миллион сум акча күчергән
10 сентябрь көнне "Изгелек" хәйрия фонды счетына аноним кешедән акчалар күчкән, дип яза Уфатайм.ру.Фондның үзендә әйтүләренчә, бу әлеге билгесез кешенең күп күләмдә беренче тапкыр гына акча җибәрүе тү...
10 сентябрь көнне "Изгелек" хәйрия фонды счетына аноним кешедән акчалар күчкән, дип яза Уфатайм.ру.
Фондның үзендә әйтүләренчә, бу әлеге билгесез кешенең күп күләмдә беренче тапкыр гына акча җибәрүе түгел: беренче тапкыр фондка ул 2018 елның башында 1,6 млн сум акча күчергән, аннан соң тагын берничә тапкыр 1-2 млн сум күләмендә акча җибәргән. Хәйрияче барысы 7 млн сум акчасын фондка биргән булып чыга. Бу акчаларга фонд 10 балага ярдәм итәргә җыена. Аларга дарулар алачаклар һәм реабилитация өчен түләячәкләр.
Фото: Уфатайм.ру.

Комментарийлар