Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан юлында туңып үлгән крокодил тапканнар

Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.  Фото: Альфир МөхәмәдьяровФото авторы сөйлә...

Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
 
pe4lwvvyu54_ejw_780 Фото: Альфир Мөхәмәдьяров
Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан.
“Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны боз кисәге дип уйлаган. Икенче көнне без иртән гаилә белән Сибага киттек, ул “боз кисәге” анда ята иде. Без карарга туктадык, ул туңып үлгән крокодил иде. Аның ярты койрыгы һәм арткы аяклары юк. Без аны үзебез белән алмадык, әмма икенче көнне ул анда юк иде”, - дип язган фото авторы.
Социаль челтәрдән кулланучылар крокодил күчмә зоопарктан төшеп калган, дип фаразлый.
ep8lg2fbuju_ejw_780
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар