Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар

 Башкортстан умартачылыкларындагы бал кортларын кыш чыгар өчен Үзбәкстанга озатырга мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.  Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вази...

 Башкортстан умартачылыкларындагы бал кортларын кыш чыгар өчен Үзбәкстанга озатырга мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.


 


 
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы — Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов Уфада Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе башлыгы Шухрат Ганиев белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан.
Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карарга авыл хуҗалыгы министры тәкъдим иткән. Шул рәвешле, Башкортстан умартачылары өчен Үзбәкстанның баш базарына юл ачылачак, дип искәрткән, үз чиратында, Шухрат Ганиев.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/09/176512/

Комментарийлар