Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан шәһәрләрендә Театр төне була

12 сентябрьдә Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә Театр төне узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Ел саен үткәрелә торган мәдәни акциянең максаты - тамашачыларга алда торган театр сезоны се...

12 сентябрьдә Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә Театр төне узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Ел саен үткәрелә торган мәдәни акциянең максаты - тамашачыларга алда торган театр сезоны серләрен ачу, аларны театраль һөнәрләр, спектакльләрне сәхнәгә кую процессы белән таныштыру.
Күркәм гадәткә кергәнчә, Театр төненә республиканың барлык театрлары да кушылачак. Бүген һәр театрда әлеге акциягә әзерлек эшләре бара.
Быел М.Гафури исемендәге Башкорт театры «Башкортстан» киностудиясе белән бергә Кино-театр төне оештырырга карар кылган. Башкорт драма театры акциясе 18.30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда старт ала.
Театрның матбугат сәркатибе Динара Каюмова сүзләренчә, акция кысаларында башкорт режиссерлары фильмнарын һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтү, Анатолий Жучковның күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Шулай ук төрле уеннар, актерлар белән очрашулар үткәрү дә планлаштырыла.
 
Фото: bashinform.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/23/170202/

Комментарийлар