Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан мәктәпләре биш көнлек уку системасына күчәчәк

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан мәгариф министрлыгына мәктәпләрне «биш көнлек»кә күчерү мәсьәләсен сузмаска кушкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр и...

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан мәгариф министрлыгына мәктәпләрне «биш көнлек»кә күчерү мәсьәләсен сузмаска кушкан.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан мәктәпләрендә биш көнлек уку системасына күчү идеясе Уфада узган атнада узган беренче мәгариф форумында яңгыраган.
«Дүртенче чиректә үк мәктәпләрнең күп өлеше биш көнлек укыту системасына күчсен. Ә 1 сентябрьгә инде бернинди искәрмәләр дә булмаячак. Бу эшне башлап җибәрегез. Балалар бераз ял итәр, гаиләләре белән булыр», — дигән төбәк мәгариф министрлыгына Радий Хәбиров.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180178/

Комментарийлар