Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан компаниясе Әлмәтнең 350 квадрат метр җирен техник күкерт белән агулаган

Башкортстан компаниясенең Әлмәттә җирне техник күкерт белән агулавы ачыкланды, дип яза  "Әлмәт таңнары" газетасы. Фото: http://eco.tatarstan.ruБу хилафлыкны җирле экологлар теркәгән. Экспертлар чыгарг...

Башкортстан компаниясенең Әлмәттә җирне техник күкерт белән агулавы ачыкланды, дип яза  "Әлмәт таңнары" газетасы.
dbowejiwaaalygy Фото: http://eco.tatarstan.ru
Бу хилафлыкны җирле экологлар теркәгән. Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, куркыныч матдә 350 квадрат метр мәйданда таралган.
Күрше республиканың транспорт компаниясе Әлмәт шәһәре территориясендә склад арендалаган булган һәм анда техник күкерт саклаган. Тик куркыныч матдә бина чикләрендә түгел, ә ачык һавада сакланган, диелә район хәбәрендә.
Экологлар аңлатуынча, мондый төр куркыныч матдәләрне ачык һавада саклаганда, аларның әйләнә-тирәне пычрату куркынычы зур була. Бу очракта да күкерт калдыклары, агым су белән юылып, территория буенча таралган.
Әлеге факт буенча, РФ КоАП нигезендә, закон бозучыга карата карар чыгарылган.

Комментарийлар