Башкортстан кешесе бакчасында колибрига юлыккан
Дөньядагы иң кечкенә кошчыкны үз дачасы территориясендә күрүче тиз генә видеога төшергән. Фото pixabay.comКумертауда яшәүче бер кеше дачасындагы куаклар янында колибриның очуын күреп ала. Аны видеога...
Дөньядагы иң кечкенә кошчыкны үз дачасы территориясендә күрүче тиз генә видеога төшергән.
Фото pixabay.com
Кумертауда яшәүче бер кеше дачасындагы куаклар янында колибриның очуын күреп ала. Аны видеога төшереп, "Башкортостан" дәүләт теле-радио компаниясенә дә җибәрә.
Төньяк һәм Көньяк Америкада гына яшәүче нәни кошчык Башкортстанга ничек килеп эләккән?
Күпләрне кызыксындырган бу сорауга төгәл генә җавап бирүче юк. Берәүләр аны экзотик кошлар белән мавыгучы коллекционердан "качкандыр" дип фаразлый.
Видеоны карап, бу колибри түгел, ә бражник күбәләге, алар бер-берсенә нык охшаган, дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

Комментарийлар