Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан белән Татарстан чикләрен билгеләячәк

2020 елга Башкортстан хөкүмәте республиканың чикләрен билгеләргә ниятли, шул исәптән Татарстан белән дә. "Коммерсант" язуынча, республиканың 2019 елда - Оренбург, Свердловск өлкәләре һәм Удмуртия белә...

2020 елга Башкортстан хөкүмәте республиканың чикләрен билгеләргә ниятли, шул исәптән Татарстан белән дә.
"Коммерсант" язуынча, республиканың 2019 елда - Оренбург, Свердловск өлкәләре һәм Удмуртия белән, ә 2020 елга Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан белән чикләре билгеләнәчәк. Билгеле булганча, Башкортстан алты регион белән чиктәш. Республика чикләренең гомуми озынлыгы 3,5 мең километрны тәшкил итә.
2017 елда "Росреестрның җир кадастры палатасы"нда реестрда хәзергәчә Татарстанның төгәл чикләре булмавы турында әйтелгән иде. 2018 елның маенда республиканың чикләрен билгеләү һәм аларны дәүләт реестрына кертү белән шөгыльләнүче эшче төркем булдырылды.
 
 

Комментарийлар