Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкару Радий Хәбировка йөкләтелде

11 октябрьдә ил Президенты Владимир Путин Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында Президент Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаруны Радий Хәбировка йөкләтүе...

11 октябрьдә ил Президенты Владимир Путин Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде.
1539322368_1
Очрашу барышында Президент Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаруны Радий Хәбировка йөкләтүе турында белдерде. Шул ук көнне Россия Президентының шушы хакта указы дөнья күрде.
Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Башкортстан Республикасы Ишембай районының Сайран авылында туган. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Ишембай транспорт машиналары эшләү заводында фрезеровщик өйрәнчеге булып башлый.
1989-92 елларда — Башкортстан дәүләт университеты юридик факультетының дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты. 1994-2003 елларда — Башкортстан дәүләт университеты өлкән преподавателе, доценты, юридик факультет деканы урынбасары, Хокук институты директоры.
2003-08 елларда Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятен җитәкли.
2008 елдан алып Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсендә Россия Федерациясенең Федераль җыелышы һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлек буенча департамент директоры булып эшли.
2009-16 елларда Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара.
2017-18 елларда — Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы башлыгы.
Юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау исә, гамәлдәге законнарга ярашлы, 2019 елның сентябрендә узачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар