Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов үз эшен тәмамлады

11 апрельдә Олег Ханов М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәнгать җитәкчесе буларак эшен тәмамлады. Бу хакта академик театр сайтында хәбәр ителә.Театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын вак...

11 апрельдә Олег Ханов М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәнгать җитәкчесе буларак эшен тәмамлады. Бу хакта академик театр сайтында хәбәр ителә.
Башкортстан академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов үз эшен тәмамлады
Театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару театр директоры Иршат Фәйзуллинга йөкләнә. Россия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасының Дәүләт премияләре лауреаты, Олег Ханов үз театрында актерлык эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Олег Ханов театрны 2012 елдан бирле җитәкләде. Аның җиде ел эшчәнлеге дәверендә Башкорт академия театры Россиянең театр киңлегендә зур урын алды. Бу хакта төрле дәрәҗәдәге театр подиумында танылу, уңай тәнкыйть, Россия һәм Халыкара театр фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясавы дәлил булып тора.
Олег Ханов җитәкчелек иткән чорда театрга Россия Федерациясенең театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Федор Волков исемендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясен тапшырдылар (2018 ел).
2015, 2016, 2018, 2019 елларда Башкорт академия драма театры «Алтын битлек» Бөтенроссия милли театраль премиясе – фестивалендә катнашты һәм номинант булды. 2016 елда театр коллективы «Кара йөзләр» спектакленә «костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше» номинациясендә «Алтын битлек»кә ия булды.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184325/

Комментарийлар