Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортостанның 100 еллыгына багышланган фестиваль башланды

1 февральдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә “Халыҡтар дуҫлығы һәм берҙәмлеге менән йәшәй йөҙйәшәр Башҡортостан!” – “В дружбе и согласии народов живет вековой Башкортостан!” фе...

1 февральдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә “Халыҡтар дуҫлығы һәм берҙәмлеге менән йәшәй йөҙйәшәр Башҡортостан!” – “В дружбе и согласии народов живет вековой Башкортостан!” фестиваль-марафоны старт алды. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.
Әлеге чара Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышлана һәм ул ике ел дәвам итәчәк. Беренче булып үз төбәкләрен күрсәтү бәхетенә Хәйбуллин районы ия булган.
Хәйбуллин районы кешеләре күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать иҗатын күрсәткән, районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләгән. Презентациягә соңрак район башлыгы Раил Ибраһимов һәм республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да кушылган.
“Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән сәламлим һәм республика муниципаль берләшмәләр фестиваль-марафоны башланып китү белән котлыйм. Төбәкнең һәр почмагы – энҗе ул. Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бик күп тарихи, фәнни чаралар каралган, 100 объект төзеләчәк, республика шәһәр, районнарында инфраструктура яхшыртылачак”, - дип җиткергән сәламләү чыгышында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар