Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортостан "Рәйхан"лы

Башкортостан татарларын "Рәйхан" клубы берләштерә. "Рәйхан"ның үзенә генә хас баннеры һәм әгъзаларының значоклары да бар!"Бүгенге чорда яшьләребез туган телне хөрмәт итә, белә микән, борыңгыдан килгән...


Башкортостан татарларын "Рәйхан" клубы берләштерә. "Рәйхан"ның үзенә генә хас баннеры һәм әгъзаларының значоклары да бар!




yulaev1

"Бүгенге чорда яшьләребез туган телне хөрмәт итә, белә микән, борыңгыдан килгән гореф-гадәтләрне читкә куймый микән?"- бу четрекле һәм шул ук вакытта мөһим дә сораулар күпләрне мөгаен кызыксындыра. Әлбәттә, төрле язмышлы, тәрбияле яшь егет-кызлар бар...


yulaev2




Ә менә, яңарак кына узган "Рәйхан" клубының чираттагы утырышында, яшь күңелле апа-абыйлар белән беррәттән яшьләр дә катнашуы сөендерде. Татар "Рәйхан" клубына бер ел элек чамасы диярлек (әзрәк күбрәк) үткен сүзле, көн кадагына суккан мәсьәләләр күтәреп чыккан журналистика ветераны, БР атказанган матбуган һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева тарафыннан нигез салына. Ул инде үзенең чишмә башын БСТ телеканалында кайчандыр Халисә Рәйхан алып барган "Рәйхан" тапшыруыннан да ала.


yulaev3




Клуб утырышын-чын татарча бәйрәмгә тиңләп булыр иде. Чөнки чара барышында бик күп халык җырларыбыз да яңгырады һәм өйрәнелде, биредәге баянчы-гармунчылар аккомпанементында дәртле биюләргә халык төште, шигъри күчтәнәч алып килгән милләттәшләр дә булды. Ике айлык эшчәнлеккә йомгак ясалып, видеотасма күрсәтелде. Татарча диктант, туган тел көненә багышланган акцияләрдә катнашучы "Рәйхан"чыларга сертификатлар тапшырылды.




Иң күркәме, чәй табынына уңган хуҗабикәләр милли ризыкларны алып килгән иделәр. Алар арасында беренчелеккә чыгучылар билгеләнде һәм бүләкләнеп үтелде, яшь кенә ханымнар булуы, әлбәттә, сөендерә.



Бәйрәмгә әверелгән утырыш, чәй табыны белән үрелеп барган концерт номерлары, халкымның бөек шагыйре - Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.




"Рәйхан" клубы утырышының әһәмияте минем фикеремчә - олуг! Яшьләр килүе - аеруча шатлыклы. Димәк, гореф-гадәтләр, мәдәни мирас-ныклы кулларда. Киләсе очрашу апрельгә билгеләнде, алда да мондый утырышлар әүдем узып торсын, ә без "яшь гвардия" һәрвакыт-әзер!



yulaev4


yulaev5




Юлай НИЗАЕВ, Башкортостанның "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе вазыйфасын үтәүче.



Фото: Юлай Низаев

Комментарийлар