Баш ветеринария идарәсе: Быел район үзәкләрендә кош-корт сату буенча яңалыклар бар
Быелдан башлап район үзәкләрендә кош-корт сату өчен махсус мәйданчыклар эшли башлый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хә...
Быелдан башлап район үзәкләрендә кош-корт сату өчен махсус мәйданчыклар эшли башлый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.
![ÐÐ°Ñ Ð²ÐµÑеÑинаÑÐ¸Ñ Ð¸Ð´Ð°ÑÓÑе: ÐÑел Ñайон үзÓклÓÑÐµÐ½Ð´Ó ÐºÐ¾Ñ-коÑÑ ÑаÑÑ Ð±ÑенÑа ÑңалÑÐºÐ»Ð°Ñ Ð±Ð°Ñ](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/01/031.jpg)
“Быел идарә исеменнән район башлыкларына үз җирлекләрендә кош-корт сатуны оештыру өчен махсус мәйданчыклар булдыру турында хат җибәрдек. Җитәкчеләр үзәктә шундый урыннар билгеләп, мәгълүматларын хәбәр итте. Хәзер кош-корт сатуга рөхсәт биргәндә, шул мәйданчыкларның адресын куябыз”, - диде урынбасар. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, кош-корт алуга рөхсәт чир булмаган төбәкләрдән генә биреләчәк.
“Шулай ук район җитәкчеләренә кош-кортны Татарстан кошчылык фабрикаларыннан гына алуларын сорап мөрәҗәгать иттек. Авылда сату иткән арадашчыларны туктатырга законлы нигез юк. Әмма узган елгы кош гриппы быел халыкны уяурак итәр дип уйлыйбыз”, - диде Мотыйгуллин.
Баш ветеринария идарәсе халыкны кош-корт һәм мал-туар сатып алганда аның ветеринар белешмәсе һәм сату итәргә рөхсәт кәгазен таләп итәргә чакыра.
“Аннан соң кемнән алуларын да (сатучының исем-фамилиясе, машина номеры) белеп калсалар яхшырак. Әйтик, кош гриппының инкубация периоды 21 көн. Сатып алганда кош-корт тулысынча сәламәт күренеп, тора-бара үлеп бетәргә мөмкин. Әлеге мәгълүматлар нәкъ менә шул вакытта кирәк була”, - ди Габделхак Мотыйгуллин.
Узган җәйдә Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнарында кош гриппы табылып, карантин игълан ителде.

Комментарийлар