Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак
Алтай краеның Барнаул шәһәрендә беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак. Фото: Султан ИсхаковБу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Барнаулның “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Ар...
Алтай краеның Барнаул шәһәрендә беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак.
Фото: Султан Исхаков
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Барнаулның “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Артем Зинәтуллин хәбәр итте.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Барнаулның “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге туган теле көненә һәм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә чакыра.
18:00 сәгатьтә Барнаулның “Мир” мәйданчыгы янында беренче тапкыр заманча татар музыкасы концерты узачак. Шулай ук теләүчеләр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушылып, татар теле белән таныша ала.
“Без җәмәгатьчелеккә заманча татар музыкасын чыгарырга телибез. Халык аның барлыгын белергә тиеш. Без альтернатив музыканы да, эстрада музыкасын да сайларга тырыштык. Биредә Рәдиф Кашапов, “АИГЕЛ”, Динә Гарипова һ.б җырчыларның җырлары яңгыраячак”, - диде Артем.
19:00 сәгатьтә “ачык микрофон” эшли башлаячак. Биредә һәр теләгән кеше рус, татар телләрендә шигырьләр укый, шулай ук үз иҗатындагы шигырьләр белән дә таныштыра алачак. Шигырь укырга Россия язучылар берлеге әгъзалары килүе көтелә.
Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Барнаул шәһәренең “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге ярдәме белән оештырыла.

Комментарийлар