Логотип «Мәйдан» журналы

Балыктан ләм исе килсә...

Кайвакыт балыктан чыннан да начар ис килә. Аннан котылып буламы?Балык та — ит кебек үк, иң туклыклы ризыкларның берсе. Балыктагы аксымнарны, майларны һәм башка туклыклы матдәләрне организм җиңел үзләш...

Кайвакыт балыктан чыннан да начар ис килә. Аннан котылып буламы?
balyk
Балык та — ит кебек үк, иң туклыклы ризыкларның берсе. Балыктагы аксымнарны, майларны һәм башка туклыклы матдәләрне организм җиңел үзләштерә. Балыкның бөтен төрләрен дә пешереп була, шулай да пешерү өчен сыла, чөгә, севрюга, белуга дигәннәре әйбәтрәк. Шуны истә тотыгыз: пешергәндә суны никадәр азрак салсаң, балык шулкадәр тәмлерәк була. Шуңа күрә суны балык күмелерлек кенә салалар.
Кайбер балыктан начар ис килә. Аннан котылу өчен балыкны чистартканнан соң яхшылап юарга һәм берничә сәгать 2-3 дәфнә (лавр) яфрагы һәм уксус салынган кәстрүлдә тотарга кирәк. Бер баш суган турап салсаң да исен алачак. Балыкка лимон сөртеп куярга да була.

Балыкны башта бик тозлы суда юсаң, аннан ләм исе килми.



Фото: avatars.mds.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Baliktan-l-m-ise-kils-157995/

Комментарийлар