Логотип «Мәйдан» журналы

Балык нәрсәдән файдалы?

Табиблар, ким дигәндә, атнасына ике-өч порция балык ашарга киңәш итә. Ни өчен?D витамины күләме буенча балык итне уздыра. Бигрәк тә бу витаминга балык мае һәм тәрәч бавыры бай. Аның организмда җитмәве...

Табиблар, ким дигәндә, атнасына ике-өч порция балык ашарга киңәш итә. Ни өчен?

D витамины күләме буенча балык итне уздыра. Бигрәк тә бу витаминга балык мае һәм тәрәч бавыры бай. Аның организмда җитмәве балаларда һәм хәтта өлкәннәрдә дә рахит барлыкка килүенә сәбәпче була. Балык мае баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеге өчен кирәкле булган омега-3 май кислоталарына бик бай.


Балыктагы аксым диетик санала. Моннан тыш, анда кеше организмы өчен мөһим булган аминокислоталар да байтак. Ә менә балыкта сеңер һәм кимерчәк иттәгегә караганда шактый азрак. Һәм алар азрак булган саен, метеоризм, эчәклектәге язва һәм яман шеш патологияләре үсеше ихтималы да түбәнрәк.
Моннан тыш, балыкта фосфор һәм кальций бар, алар сөяк һәм буын авыруларыннан интегүчеләргә бик кирәк.
Балык ашау холестерин дәрәҗәсен шактый киметергә ярдәм итә, кан басымын нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары авыруының, инфарктның һәм инсультның хәвефен киметә. Балык аксым, май, витаминнар һәм минераллар чыганагы булып тора.
Балык — күпкә йомшаграк ризык. Шуңа күрә рациондагы итнең бер өлешен балык белән алыштырырга кирәк. Табиблар, ким дигәндә, атнасына ике-өч порция балык ашарга киңәш итә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: pixabay.com.


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Balik-n-rs-d-n-faydali-793581/


Комментарийлар