Логотип «Мәйдан» журналы

Балык Бистәсенә әдәби-мәдәни, тарихи сәяхәт

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Чаллы Язучылары җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы рәисе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреа...

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Чаллы Язучылары җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы рәисе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның башлангычы белән һәр елны Чаллы шәһәрендә яшәүче язучылар, бүлеккә караган иҗат берләшмәләре әгъзалары, журналистлар, галимнәр, рәссамнар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре,  актив җәмәгать эшлеклеләре гүзәл Татарстаныбызның бер районына иҗади сәяхәткә чыгалар. Әлеге сәяхәтләрнең максаты – шул төбәкнең тарихы, мәдәнияте, шәхесләре белән танышу, җирлекнең кызыклы үзенчәлекләрен барлау, күңелдә ватанпарвәрлык, горурлык хисләрен үстерү, туган җиребезне яратуны арттыру һәм шушы якты хисләрнең иҗатта чагылыш табуына ирешү. 2023 елның 12 июле көнне, традицияне дәвам итеп, кырыкка якын кеше Балык Бистәсе районына барып кайттылар.
Зур Мәшләк авылы борылышында Чаллы кунакларын милли киемнән киенгән авыл халкы каршы алды. Гармунда уйнап, җырлап, бавырсак һәм чәкчәк белән сыйлап, кунакларның күңелен күтәреп җибәрделәр. Яңа Сала авылында язучы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф үз ишегалдына кертеп, килгән кунакларны мул табынга утыртты. Шунда ук Нурулла Гарифның шәхси музеенда борынгы кулъязмалар, китаплар, казылма табылдыклар белән таныштылар. Нурулла әфәнде сөйләве буенча, барлык тарихи экспонатлар 30 ел дәвамында җыелган. Көн барышында Нурулла Гариф кунакларга төбәкнең бай тарихы белән таныштырып барды.
img_20230712_083443
img_20230712_083823
img_20230712_084731
img_20230712_091806
img_20230712_094311
img_20230712_100153
img_20230712_094806
img_20230712_094851
img_20230712_094931
ff2b1683-4084-40b7-8bcc-22c9ccf62eab
img_20230712_110703
img_20230712_110453
Киләсе тукталыш Юлсубино (Балтач) авылында олуг шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигъри юлларыннан торган стелла янында туктап, истәлеккә фотога төшү иде. Әдип килүчеләрне үзе каршы алды. Авылның яме, бизәге булган Юлсубино авылына җитәрәк, матур итеп эшләнгән Күгәрчен чишмәсе янына кереп, аның тарихын, моңын тыңладылар, сихәтле суыннан авыз иттеләр. Шагыйрьнең туган нигезендә дә тукталдылар, шунда Равил Фәйзуллин матур истәлек-хатирәләре белән уртаклашты. Өй 1948 елда салынган булган икән. «Мин монда аерым бер көч алам», — дип әйтә Равил ага. Шулай ук авылның мәчете белән дә таныштылар. Соңыннан Юлсубино авылы мәктәбенә урнашкан Равил Фәйзуллинның музей-салонында  укытучылар коллективы һәм укучылар белән очрашу булып алды.  Мәктәп 2003 елдан Равил Фәйзуллин исемен йөртә. Музейда халык шагыйренең шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, төрле документлар тәкъдим ителгән. Язучының эш өстәле, басма машинасы да аерым урын алып тора. Язучылар үзләренең китапларын мәктәп коллетивына һәм Равил Фәйзуллинга бүләк иттеләр. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең картинасын Равил Фәйзуллин музеены тапшырды.
img_20230712_104419
img_20230712_114901
img_20230712_114547_1
img_20230712_114211
img_20230712_115614
img_20230712_115847
img_20230712_120611
img_20230712_120756
img_20230712_120808
img_20230712_120648
img_20230712_120743
img_20230712_120857
img_20230712_120931
img_20230712_122511
img_20230712_122816
img_20230712_124946
img_20230712_123537
img_20230712_123906
 
Соңрак Балык Бистәсенең Чулман буендагы зәвык белән эшләнгән Яр буе дип аталган ял паркына экскурсия ясалды.
 
Ахыргы тукталыш Балык Бистәсе районы үзәкләштерелгән китапханәдә әдәбият, җыр-моң сөючеләр белән очрашу булды. Факил Сафин килгән кунаклар белән таныштырды: күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарих фәннәре кандидаты, Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрь, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхиярова, язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, шагыйрь, язучы Данис Хәйруллин, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрь, тәрҗемәче Мансур Сафин, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина, шагыйрь, прозаик Лилия Фәттахова, популяр язучы Зифа Кадыйрова, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, җырчылардан Габидулла Хөрмәтуллин, Илсөяр Закирова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант Рәсим Мөхәмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, драматург һәм артист Булат Сәлахов, шагыйрә Зимфира Исламова,  Татарстан Язучыларның Яр Чаллы бүлеге сайт редакторы Гөлшат Илалетдинова, шагыйрь һәм прозаик Рәкит Аллабирде, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева, Айрат Шәйхетдинов, Дилбәр Әхәтова, мәгариф ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Зәбир Хәлимов, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәнүзә  Сабирова, Әлфия Сибгатуллина, Мирзанур Шәймурзин, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Резида Ганиева, Таңсылу Ганиева, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары Ләйлә Мирзагитова, Ләйлә Абдуллина, «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре шагыйрә Гөлназ Нуриева, Гөлнар Караева, Индира Вәлиева. Очрашуда Балык Бистәсе районында туып-үскән язучылар Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, шагыйрь Вазыйх  Фатыйхов та катнаштылар.
Очрашу җыр-моңга бай, эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Ахырда Факил Сафин сәяхәтне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Чаллы шәһәре администрациясенә, кунакларны ихлас кабул иткән Балык Бистәсе районы җитәкчеләренә, Үзәк китапханә коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
img_20230712_144446
img_20230712_144811
img20230712151133
img20230712152837
img20230712153758
img20230712154246
img20230712154957
img20230712155343
img20230712160128
img20230712160633
img20230712161809
img20230712162623
img20230712162920
img20230712163621
img20230712163811
img20230712165105
img20230712165837
 
 
 
 
 
 
 
 

Комментарийлар