Логотип «Мәйдан» журналы

Балык Бистәсе районының бер авылында «Изгеләр ашы» булды

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында «Изгеләр ашы» узды. Бу хакта Татарстанның Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.«Җә...

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында «Изгеләр ашы» узды. Бу хакта Татарстанның Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.
img-20210607-wa0040
«Җәй айларында районыбызның 9 авылында шундый чара узачак. Бу изгеләргә табыну түгел! Әрвахларыбызга дога кылу, аралашу, корылык булганда яңгыр сорау өчен уздырыла торган бәйрәм», — дип язган ул.

Ел да үткәрелә торган бу чарада вәгазь тыңлыйлар, Коръән укып дога кылалар.

 

Фото: Рамазан Хисаметдинов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/07-06-2021/balyk-bist-se-rayonyny-ber-avylynda-izgel-r-ashy-buldy-5826077

Комментарийлар