Логотип «Мәйдан» журналы

Балык Бистәсе районында изгеләр ашы узды

Балык Бистәсе районы Шумково авыл җирлегенә керүче Олы Укмас авылында ел саен “Изгеләр” бәйрәме уздырыла. Фото: rsloboda-rt.ruБу чара җир-ананың уңдырышлылыгы өчен Раббыбызга рәхмәт белдерү һәм әрвах...

Балык Бистәсе районы Шумково авыл җирлегенә керүче Олы Укмас авылында ел саен “Изгеләр” бәйрәме уздырыла.
059 Фото: rsloboda-rt.ru
Бу чара җир-ананың уңдырышлылыгы өчен Раббыбызга рәхмәт белдерү һәм әрвахлар рухына дога кылудан гыйбарәт. Бу хакта "Авыл офыклары" газетасы хәбәр итә.
Быелгысы ел да башкалардан аерылмады. Бәйрәм җомга көнне узды. Аны оештыруда 30 дан артык кеше катнашты. Бәйрәм алды көнне алан печәне чабылды, 18 казан урнаштырылды, аларда ризык әзерләү өчен утын хәстәрләнде. Бу эшләрне Т. Мингалиев оештырып йөри. Быел шулпа өчен 12 сарык һәм 31 тавык җыелган. Пешекче М. Насыйбуллина ярдәмчеләре белән аш әзерләде. Бирегә якын тирә авыллардан һәм шәһәрләрдән дә кайтырга тырышалар.
Догалар укылгач әзерләнгән аштан авыз иттеләр. Самавыр кайнап торды. Баларга тәм-томнар таратылды.

Комментарийлар