Логотип «Мәйдан» журналы

Балтачта шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очрашу булды

Быел районның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды, дип хәбәр итә җирле газета.1 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Ба...

Быел районның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды, дип хәбәр итә җирле газета.
0e44ba0cd645a9cd2adbacc9103172f6_l
1 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы әдәбият сөючеләр катнашында узган “Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды. Кичәдә балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Балтач урта мәктәбенең 2В (җитәкчеләре Җамалиева Л.М.), Балтач гимназиясенең 3Б сыйныф (җитәкчеләре Гарафетдинова Л.Р.) балалары Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, рольләргә кереп уйнап күрсәттеләр. Юбиляр үзе дә кечкенә китап укучыларга хикәя-шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде. Балаларга мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле, инсафлы булыгыз, әти-әнинең сүзен тыңлагыз, китап укыгыз,шул вакытта гына белемле, төпле һөнәрле кешеләр булып үсәрсез, дигән теләкләрен җиткерде, диелә язмада.

Комментарийлар