Балтачның Алан ветеринария пункты зоопаркны хәтерләтә
Районның Алан ветеринария пункты “Иң төзек-уңайлы ветеринария участогы” конкурсында беренче урынны яулаган.Әлеге ветеринария пункты тышкы яктан зоопаркны хәтерләтә. Капка-коймасыннан ук аның гадәти ге...
Районның Алан ветеринария пункты “Иң төзек-уңайлы ветеринария участогы” конкурсында беренче урынны яулаган.
Әлеге ветеринария пункты тышкы яктан зоопаркны хәтерләтә. Капка-коймасыннан ук аның гадәти генә оешма түгеллеге күренеп тора. Капканы ачып эчкә үткәч, әкият иленә килеп эләккәндәй буласың. “Доктор Айболит”ның биләмәсе, шау чәчәккә күмелгән бакча, талчыбыклардан үрелгән читәннәр, умарта оялары, биек итеп ясалган сыер, ат, куян сыннары каршы ала.
“Әлеге конкурска әзерләнүдә, матурлыкны тудыруда авылдашларыбыз Энҗе Нигъмәтҗанова белән Дамир Әхмәдиевның тырышлыгы зур булды. Шулай ук озак еллар мал табибы булып эшләүче әнием Рәйсәнең ярдәме һәм гаиләбезнең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсе дә бу, – дип сөйли ветеринария пуктының баш мал табибы Илнар Әхмәдуллин. – Барыбыз бергә утырып фикерләштек тә, шушындый күренешне булдырырга уйладык. Тырышлык бушка китмәде, авылдашларыбыз да, читтән килүчеләр дә бакчабызны бик ошаталар”. Бу хакта районның "Хезмәт" газетасы сайты яза.

Комментарийлар