Логотип «Мәйдан» журналы

Балтачка Мирхәйдәр Фәйзине искә алырга туганнары, театр артистлары кайткан

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булды.  Фото: baltaci.ruШул уңайдан Балтач районында очрашу булган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы хәбәр итә.Иң элек...

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булды. 
6187 Фото: baltaci.ru
Шул уңайдан Балтач районында очрашу булган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы хәбәр итә.
Иң элек кунаклар Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортка килгән. Ерактан кайткан Мирхәйдәр Фәйзинең туганнарын Шода авылы якты йөз, ипи-тоз белән каршы ала. Музей директоры Фәрхәт Рәшитов чарага килүчеләргә иң элек драматургның тормыш юлы, Шода белән бәйле истәлекләре, “Галиябану”ның язылу тарихы турында сөйли. Районның Чепья авылы “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Галиев юбилей истәлеге дип музейга картина бүләк иткән.
Соңыннан чара кунаклары район мәдәният үзәгендә үткән "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаша. Бирегә шулай ук Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренекле шәхесләр дә кайткан.

Комментарийлар