Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач районындагы янгын авылны юкка чыгара язган

Балтач районындагы Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы яза.Тархан – район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык...

Балтач районындагы Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы яза.
a012
Тархан – район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык бар, дип беләбез, -дип яза басма журналисты Зөлфия Шакирова. Һәм менә кичә шул хуҗалыкның мунчасында кичкырын янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада барып җитеп, ялкынны туктатып, хуҗаның йорт-җирен саклап калалар. Ут теле хуҗалыкны камап алган булса, авыл тәмам бетәргә дә мөмкин иде бит, дип яза газета.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар