Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач районында "Иң яхшы хатын"ны сайлаганнар

Татарстанның Балтач районы "Хыял" үзәгендә "Иң яхшы хатын" конкурсы үткәрелгән. Фото: http://www.baltaci.ruӘниләр көненә багышлап уздырылган әлеге чарада 4 гаилә көч сынашкан. Катнашучылар арасында яң...

Татарстанның Балтач районы "Хыял" үзәгендә "Иң яхшы хатын" конкурсы үткәрелгән.
samaya_luchshaya_jena1 Фото: http://www.baltaci.ru
Әниләр көненә багышлап уздырылган әлеге чарада 4 гаилә көч сынашкан. Катнашучылар арасында яңа гына өйләнешүчеләр дә, шулай ук байтак еллар иңне-иңгә терәп яшәүчеләр дә бар.
8 этаптан торган конкурс вакытында ирләр үз тормыш иптәшләренә бәя биреп, аларның кайсы өлкәдә үзләрен бик яхшы күрсәтүләрен сынаган. Ләйсән белән Азат Әхмәдуллиннар, Рәмзия һәм Айрат Закировлар, Алсу белән Нияз Гатауллиннар, Алисә белән Җәмил Мәрдәновлар бөтен сынауларга да әзер булып, аларны бик җиңел генә үтеп чыгалар. Шулай да Рәмзия Закирова калган катнашучылардан өстен булып, җиңү яулаган.
Барлык катнашучылар да "Хыял"ның истәлекле бүләкләре һәм дипломнары белән бүләкләнде, дип яза "Хезмәт" газетасы.
samaya_luchshaya_jena7
54bc3c3a33e67d34aa6b0141983af723_l

Комментарийлар